Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Рассказ о полезных растениях на татарском языке thumbnail

Источник

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 1

Дару үләннәреЛЕКАРСТВЕННЫЕ
РАСТЕНИЯ

Шекаева Надия Фаязовна
учитель татарского языка и
литературы
МБОУ «Васильевская средняя
общеобразовательная
школа № 2 Зеленодольского
муниципального района РТ»

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 2

Без – табигать
хуҗалары,
табигатьне саклау
– ул туган илеңне
саклау.
( Михаил Пришвин)

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 3

Фонетик зарядка:
Дару, ак чәчәк,
кычыткан, үги ана
яфрагы, мәтрүшкә, бака
яфрагы, тузганак,
энҗе чәчәк, күләгә,
киптерергә

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 4

АК ЧӘЧӘК

Майдан
алып көзгә
кадәр чәчәк
ата.
Ак чәчәк тамак,
эч
авырула-рын
һәм
яраларны
дәвалаганда
ярдәм итә.

РОМАШКА

Цветёт
начиная с
мая до
осени.
Помогает
при
болезнях
горла,
болях в
животе и
лечении
ран.

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 5

ҮГИ АНА ЯФРАГЫ

Апрель-майда
чәчәк ата.
Дару итеп
яфраклары
һәм чәчәкләре
кул-ланыла.
Яфраклар
төнәтмәсен
һәм
кайнатмасын
үпкә авыруларыннан
файдаланалар.

МАТЬ-И- МАЧЕХА

Цветёт с
апреля по
май.
В качестве
лекарства
применяютс
я листья и
цветы.
Настойку
используют
при болезни
легких.

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 6

КЫЧЫТКАН
Июньнән көзгә
кадәр чәчәк
ата.
Медицинада
дару үсемлеге
итеп 17
гасырдан ук
яфра-гын
файдала-налар.
Кычыткан
яфрагын кан
агуны туктату
өчен, ашказаны
авыртканда
кулланалар.

КРАПИВА
Цветёт с июня
до осени.
Начиная с 17
века в
медицине
использовали
лист как
лекарственное
растение.
Листья крапивы
приме-няют как
кровоостанавливающ
ее средство,
при болезнях
желудка .

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 7

САРЫ МӘТРҮШКӘ
ЗВЕРОБОЙ
Июнь-августта
чәчәк ата, августсентя-брьдә
орлыклары өлгерә.
Медицинада үләне
кулланыла. Аның
препаратлары
дезин-фекцияләү
үзлек-ләренә ия.
Аларны ашказаныэчәк тракты
авыруларын-нан
эчәләр. Пешүләрдән, стоматитлардан файдаланалар.

Цветёт с июля
по август, в
августесентябре поспевают семена.
В медицине
используется
трава растения.
Его препараты
обладают
дезинфицирующим
действием. Их
пьют при
заболе-ваниях
желудоч-нокишечного

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 8

МӘТРҮШКӘ
Июнь-августта
чәчәк ата,
августсентябрьдә орлык бирә.
Дару итеп
үләнен
файдаланалар.
Аның препаратлары тынычландыралар,
ашкай-натуны
яхшырта.
Йокысызлыктан
, аппетитны ачу
өчен, гастриттан
файдаланалар.

ДУШИЦА
Цветёт с июля
по август, в
авгус-тесентябре даёт
семена.
Как лекарство
используется
трава.
Применяется
как
успокоительно
е средство,
усили-вает
работу кишечника.
Используют
при
бессоннице,
для

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 9

БАКА ЯФРАГЫ

Медицинада
яфраклары
кулланыла. Яфракларыннан ясалган сыек
ботканы яраларга,
шешләргә ябалар.
Төнәтмәсен бронхит,
бронхиаль астма,
туберкулёздан
файда-ланалар.

ПОДОРОЖНИК

В медицине
исполь-зуются
листья. Ка-шицу из
листьев накладывают на
раны, опухоли.
Настойку
используют при
бронхите, бронхиальной астме,
туберкулёзе.

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 10

тузганак
Майдан июльгә
кадәр чәчәк ата.
Медицинада
чәчәкләре,яфраклары ,
тамыры кулланыла.
Тузганакны юанаюга, диабетка,
каршы профилактик
чара буларак та, үт
куыгын чистарту,
бавыр, ашказаны
авырула-рыннан
дәвалаганда да
файдаланалар.

одуванчик
Цветет с мая до
июля.
В медицине
употребляются
цветы,листья,корн
и.
Одуванчик используется как
прфилак-тическое
средство против
ожирения,
диабета, при
лечении желчного
пузыря,
печени,желудка.

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 11

Сүзлек эше:
барысы- все
җиңәргә –победить
күләгәдә -в тени
болында –на лугу
киптерергә –сушить
энҗе чәчәк –ландыш
 

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 12

энҗе чәчәк
Медицинада
тынычландыргыч
чара
буларак;йөрәк,тамак
авыруларын
дәвалаганда
кулланыла.
В медицине
используется как
успокаивающее
средство; при
болезнях сердца,
болезнях горла.

ландыш

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 13

Истә тотыгыз:
дару үләннәрен яхшы белеп
җыярга;
– дөрес киптерергә;
– табиб белән киңәшеп
кулланырга;
– шәһәрләрдән, заводлардан,
юллардан ерак урыннарда
гына җыярга кирәк.

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 14

Барыгыз да
сәламәт
булыгыз.
Дәрес өчен
рәхмәт!

Рассказ о полезных растениях на татарском языке

Слайд 15

Источник:

1.https://images.yandex.ru/? 2.
https://yandex.ru/yandsearch
?text=%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D0
%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B2
%D0%B5%D0%BD%D0%lr=43

Источник

Цветы и травы  Гелзар вə чəмəнзар

Трава – улән

Клевер – тукранбаш

Овсяница – солыбаш

Подсолнух – көнбагыш

Первоцвет — нәүрүз чәчәге, баллы чәчәк

Паслен — эт җиләге

Плющ — үрмәле гөл

Спаржа — әспе чыбыгы

Таволга – тубылгы

Щавель – кузгалак

Грушанка – каеш яфрак

Дурман – миңгерәткеч

Кувшинка — ак төнбоек

Кислица – кымызлык

Манжетка — тәңкә яфрак

Медуница – күкебаш

Наперстянка — уймак чәчәк

Осока — кыяк, күрән

Камыш — камыш

Золототысячник – алтынбаш

Ревень – рәваҗ

Полынь – әрәм

Розмарин – бәбрия

Тмин – әнис

Хмель – колмак

Чабрец – чамбыр

Багульник — сазанак

Бессмертник — үлмәс гөл

Базилик – рәйхан

Борщевик – балтырган

Вьюнок полевой — эт эчәгесе

Шафран – зәгъфран

Очанка — үзүлән, күз уты

Бегония — бозау колагы

Пушица — мамыкбаш

Горечавка — бабасыр уты

Ковыль — чәчбай, әби чәче

Вороний глаз четырехлистный — дүрт яфраклы карга күзе

Пастернак лесной — куян тубыгы

Паслен черный — карга борыны

Телорез — тәнкисәр

Рогоз —  җикәнбаш

Цикорий — буынчәчәк, бишбармакчәчәк

Ноготки — тырнакгөл

Лебеда — алабута (алабата)

Папортник  — абага

Девясил — андыз

Ячмень — арпа

Ятрышник — күке яше

Болиголов  — түндербаш

Лапчатка – тәпичә

Лапчатка метельчатая — себеркәчле тәпичә

Лапчатка серебристая — көмешсыман тәпичә

Люцерна зубчатая —  тешле люцерна

Бересклет бородавчатый  —  сөялле кабар агачы

Молочай острый  — үткен тешләч сөтлегән

Лекарственные травы – дару улән

Душица — мәтрүшкә

Зверобой — сары мәтрүшкә

Мята – бөтнек

Мышиный горошек – кәрешкә

Подорожник –  бака яфрагы

Хвощ – наратбаш, нарат уләне

Конский щавель – ат кузгалагы

Крапива — кычыткан

Мать-и-мачеха – үги ана яфрагы

Лютик — казаяк

Лютик едкий – ачы казаяк

Лютик золотистый — сары казаяк

Репей – әрекмән, тигәнәк

Чистотел – канлы улән

Тысячелистник — меңьяфрак, ярмабаш

Череда — эт тигәнәге

Пустырник – төнгеш

Солодка – татлы тамыр

Сабельник – сусын

Алоэ – йөзьяшәр, алой

Валериана — песи үләне

Шалфей луговой — болын шалфее

Ромашка аптечная — казтабан

Цветок — чәчәк, чәчкә; гөл

Незабудка — күгәрчен күзе

Купальница – сары чәчәк

Герань —  яран гөл

Донник — кандала үләне

Календула – тырнак гөл

Лаванда — ала миләүшә

Фуксия — тамчы гөл

Резеда — мәхәббәт чәчәге

Азалия — азалия чәчәге

Пион – чалмабаш

Цикламен — Альп миләүшәсе

Бальзамин — бохар кынасы

Гортензия — япон гөле

Нарцисс — нәркис, суган гөле

Незабудка — күгәрчен күзе

Георгина – дәлия

Дерево – агач

Дубрава — имəнлек

Хвойный лес — мишə

Молодой сосняк —  тереке

Молодой лиственный лес —  туйра

Молодой березняк — чаука

Ивняк — шыбак

Вяз — ҡарама

Черемуха  — шомырт

Бузина — карга миләше

Боярышник – дүләнә

Калина — балан
Облепиха – сырганак

Ракита — талтирәк,

Верба — кызыл тал

Каштан – кәстәнә

Лавр — дәфнә агачы

Лиственница – карагай

Можжевельник- артыш

Орешник — чикләвек куаклыгы

Пихта – ак чыршы

Рябина – миләш

Баобаб – маймыл агачы

Граб — күг агач

Миндаль — бадәм агачы

Падуб — очлы яфрак

Чинара – чинар агачы

Шелковица — тут агачы

Источник

ТР АМР “Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ

Дәрес планы:

“Урманчыдан күчтәнәч”

Гатина Ландыш Миргаязовна

1 нче квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТР, Алабуга районы, Лекарево авылы, Московская урамы, 13нче йорт,

т. 8(85557)76-1-25

2012

Аңлатма язуы

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый һәм икътисадый үзгәрешләр мәгариф системасын да яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологиясен һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.Моның өчен, укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә, укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш.

Мәктәптә белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.

Татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту – белем бирү процессын яңарту-үзгәртү алымнарын файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.

Белем бирү системасын модернизацияләү бездән аңлатмалы-иллюстратив технологиядән читләшеп укучыларга яңача белем бирүне күздә тотуны, балаларның фикерләү сәләтен үстерүне, аларга комфорт булырлык итеп, демократик стильдә укытуны таләп итә. Шуны күздә тотып мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен коммуникатив технология, уен элементларын, проблемалы сорау куеп,балаларның үзләренең эзләнүләрен таләп иткән дәресләрне үткәрүне алга куям. Моның өчен дәресләрнең эчтәлеген, төрләрен, анда кулланыла торган метод һәм алымнарны төрләндерергә, белем сыйфатын күтәрү процессында балаларның сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышам, милли-региональ компоненттан файдаланам.

Милли-региональ материал нигезендә үткәрелгән дәресләр һәм чаралар яшь буында милли үзаң формалаштыру, туган илгә, туган телгә, туган үскән җиргә, газиз ата-анабызга хөрмәт тәрбияләүдә уңышлы дип санала,укучыларны рухи һәм физик яктан сәламәтләндерә.

Дәресләрне планлаштырганда, дәреснең төрле формаларын файдаланам, дидем. Балалар класста гына утырып талчыгалар, укыту материалына кызыксыну кими. Шуңа күрә безнең мәктәптә укытучылар табигатькә чыгу өчен һәр мөмкинлектән файдаланалар. Чыгарылыш кичәләре,укучыларның туган көннәре дә табигать кочагында үткәрелә. Балалар белән урманга, чишмә буена, күлгә, елга буена экскурсияләргә бару гадәткә керде. Укучылар анда су коеналар, җирдә яланаяк йөриләр.

Дәресләрне дә табигатькә сәяхәт формасында үткәрергә мөмкин. Бу дәресләрдә балаларның сәламәтлеген ныгыту гына түгел, уккучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны саклауга омтылыш, экологик культура тәрбияләү, эзләнү ярдәмендә татарча мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен үстерү кебек максатларны күз алдында тотам. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта “Сәламәтлек- безнең байлыгыбыз” циклыннан берничә дәресне табигатькә сәяхәт формасында, дару үләннәрен презентацияләү дәресе итеп үткәрәм.

Балалар белән табигатькә чыгып, дару үләннәрен җыябыз. Шул вакытта аларны ничек җыярга, кайчан җыярга, ничек файдаланырга кирәклеге, аларга сакчыл караш турында әңгәмә корам. Соңыннан укучылар шул үләннәрдән гербарийлар ясыйлар, ашханәдә кыш буе фито чәй эчәләр. Урманда кошлар сайравы белән сокланабыз, тавышларын магнитофон тасмасына яздырабыз. (Җыйган материалны мин дәресләрдә күргәзмә материал буларак файдаланам).

Дәреснең максаты:

  1. Балаларга бик тә файдалы, безнең төбәкләрдә күп таралган үсемлекләр турында төшенчә бирү;

  2. Дару үләннәренең татарча исемнәрен әйтә белергә өйрәтү һәм истә калдыру;

  3. Татарча сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  4. Табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

“Мәтрүшкәләр” (И.Юзеев шигыре, А.Гыйләҗев музыкасы) җырының һәм төрле кошлар тавышының магнитофон язмалары; катыргыдан ясалган посылка тартмасы һәм аңа салынган әйберләр, аңлатмалы сүзлекләр, мультимедия презентациясе.

Дәреснең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  2. Укучылар белән әңгәмә үткәрү, проблемалы сорау кую. Нәрсә ул- табигать? (укучыларның җаваплары тыңланыла). (слайд 1)

Укытучы. Табигать безгә нәрсә бирә? Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?

Укучылар. Табигать хайваннарга, кошларга яшәү урыны, азык бирә. (слайд 2)

Кешеләргә ягулык материалы, төзү материаллары бирә. (слайд 3)

Урманда без җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыябыз. (слайд 4)

Укытучы. Дару үләннәре ни өчен кирәк?

Укучы. Дәвалану өчен.

Укытучы. Балалар, безгә урманчы абый посылка җибәргән.Сез ничек уйлыйсыз,урманчы кайда яши инде ул?

Укучы. Урманда. (слайд 5)

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсәләр җибәрде икән ул безгә? Әйдәгез, ачып карыйк. Нинди күчтәнәчләр җибәрде икән? (Посылканы балалар барысы бергә җыелып ачалар). Балалар бу нинди үсемлекләр?

Укучы. Дару үләннәре. (Дару үләннәре тарихы турында сөйләү).

Укытучы.Балалар, посылканы ачкач,сез нинди дә булса, ис сиздегезме? Ә мин сиздем. Бу мәтрүшкәләр исе. (Акрын гына ”Мәтрүшкәләр” җырының көе ишетелә). Балалар, минем әнием дә аларны шулай сабаклары белән җыеп, чормага элеп киптерә (чорма сүзе аңлатыла) (сүзлек белән эш). (слайд 6) Әйдәгез, сак кына алыйк әле аларны. Их, исләре! Балалар, мәтрүшкә кайларда үсә?

Укучы. Авылның иң матур җирендә, урман буйларында, тау битләрендә, болында.

Укытучы. Урманчы безгә мәтрүшкәләр белән бергә табигатьнең бөтен хуш исен җибәргән. Исе тәмлеме?

Укучы. Әйе, бик тәмле.

Укытучы. Мәтрүшкәнең исе генә түгел, үзе дә бик файдалы. (Бер укучы мәтрүшкәне презентацияли). Посылкада тагын ниләр бар икән, карыйк әле. Әһә, монда,балалар, тукымадан тегелгән кечкенә генә капчык та бар. Ә аңа нәрсә салынган?

Укучы. Кипкән кура җиләге. (слайд 7)

Укытучы. Ул җиләкне ашаганыгыз бармы соң?

Укучы. Бар.(Бер укучы кура җиләгенә реклама ясый).

Укытучы. Бу дару үләнен барыгыз ды беләсездер инде.Бу нинди үсемлек?

Укучы. Бу кычыткан. (слайд 8)

Укытучы. Әйе, ә менә аның файдасы турында күбегез белмисездер әле (Бер укучы кычыткан турында сөйли). Посылкадагы күчтәнәчләр белән танышуны дәвам иттерәбез.

Монда, балалар, банкалы әйбер дә күренә. Бу кара карлыган вареньесы. Кара карлыганны сез барыгыз да беләсездер инде, әйеме? (Кара карлыганның файдасы турында берәм-берәм әйтәләр). (слайд 8)

Ә менә монысы нәрсә? Укучылар, бу яфракның нәрсә икәнен белмисезме, аны күргәнегез булдымы икән?

Укучы. Бу бака яфрагы. (слайд 9)

Укытучы. Дөрес, балалар. Һәм ул гади яфрак кына түгел, ә бик тылсымлы да. Урманчы абый аны тикмәгә генә җибәрмәгән.Аның тылсымы нәрсәдә? (укучы бака яфрагының файдасы турында сөйли).

Менә инде посылка тартмасының төбенә төшеп җиттек. Иң аста, кечкенә генә капчыкта, матур тавышлар чыгарып, шылтыр-шылтыр килеп, чикләвекләр “сөйләшә”. (слайд 10) Болары да безнең урманнарның искиткеч бер хәзинәсе. Сез дә авыз итегез әле шушы күчтәнәчләрдән. Күрәсезме, балалар, урманчы абый кечкенә генә бер посылкага күпме табигать байлыгын сыйдырган. Шушы посылка ярдәмендә без сезнең белән авылның хуш исле болыннарында (төрле кошлар тавышы язылган язма уйнатыла), искиткеч матур урманнарына тагын бер тапкыр барган шикелле булдык. Инде балалар, урманчыга күчтәнәчләре өчен рәхмәтләр әйтеп хат язасы гына калды. Сез минем белән килешәсезме?

  1. Ситуатив күнегүләр.

а) Мама заболела. Ты ухаживаешь за ней. Спроси, что у неё болит? (слайд 11)

-Әни ,нәрсәң авырта?

б)Спроси, нет ли температуры? (слайд 12)

-Температураң юкмы?

в)Предложи чай с мёдом, малиной, душицей. (слайд 13)

-Бал белән чәй эч.

-Кура җиләге белән чәй эч.

-Мәтрүшкә белән чәй эч.

г)Ты прекрасно знаешь о том,что,чтобы быть здоровым надо заниматься

спортом. Посоветуй другу,чтобы он (слайды 14 – 18)

-по утрам делал зарядку иртән зарядка яса

-гулял на свежем воздухе саф һавада йөр

-зимой катался на лыжах кышын чаңгыда шу

-летом купался җәй көне су кер

-бегал йөгер

  1. Йомгаклау (укучыларга сораулар бирү).

  2. Билгеләр кую.

  3. Өй эше бирү: Урманчы абыйга рәхмәт хаты язарга. (слайд 19)

Источник